Мәкаләләр

Мәкаләләр

Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:22

Фаҗига

Әгәр дә без  җәмгыятебезнең киләчәге турында чыннан да уйлыйбыз икән, Ватаныбызның алдагы көннәрен матур итеп күрәсебез килә икән, иң элек балалары­быз турында, аларның язмышы турын­да кайгыртырга тиешбез. Үзләре бәхет­ле булган, балачаклары матур узган ке­шеләр генә җәмгыятьне чын мәгънәсен­дә бәхетле итәргә сәләтле.Менә шуңа күрә дә Совет власте дөньяда иң берен­че булып…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:20

Җир шары - балаларныкы!

Язмагаисем эзли башла­гач, әллә никадәр канатлы сүзләр искә төште. «Балалар — безнең киләчәгебез», «Иң яхшысы — балаларга!», «Без — балачак иленнән», «Бала­лар — тормыш чәчәкләре», «Бәхетле балачак»... Мин та­гын шуларга өстәп: «Җире­безнең иң зур байлыгы — балалар!» — дип тә әйтер идем. Ә байлык булгач, аны күз карасы кебек сакларга…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:19

Җавапларны бергәләп эзләргә

Элегрәк депутатларга рә­хәт булган ул. Бик җиңел ге­нә сайланганнар. Елга бер-ике тапкыр сессиягә җыел­ганнар да, әбәт ашап, тара­лышканнар. Шуның белән вәссәлам! Закон чыгарулар — исем ечен генә. Респуб­лика тормышы, аның проб­лемалары турында җитди сөйләшү юк. Россия белән мөнәсәбәтләр шәп. Бәйсезлек кирәкми. Халык митингларга җыелмый, берни дә таләп ит­ми. Түш киереп…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:17

Үзе бер илгә тиң ул

Ул, чыннан да, үзе бер ил, үзе бер дәүләт, үзе бер дөнья! Башкортстандагы татар халкын «Кызыл таң»сыз күз алдына да китереп бул­мас иде. Хәзер генә ул татарча гәзит-журналлар да бар, китаплар да чыккалый. Ә бит ничәмә дистә еллар дәвамында ул безнең бердәнбер юанычыбыз, бердәнбер ышанычыбыз, бердәнбер таянычы­быз, бердәнбер мәгълүмат чыгана­гыбыз…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:16

Яклыйк без аларны!

Балаларыбызның хокукла­рын яклап, аларның ачы яз­мышлары турында, язмыш кочагында ялгызлары калган сабыйлар турында күпме язарга мөмкин инде? Яза­сың, язасың...Нәтиҗәсе ба­рыбер әлләни күренми. Ки­ресенчә, балаларыбызның хәлләре торган саен начар­лана гына барган шикелле. Ятимнәр саны һаман кимеми, авыру балалар турында әйтеп тә торасы юк. Көтел­мәгән, уйламаган-нитмәгән авырулар пәйда була. Бала­лар бакчалары бүген…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:14

Кеше бул, татар бул!

(Бөтендөнья татар конгрессы мөнбәренә) Җир йөзендә йөзләгән, меңләгән кабиләләр, милләтләр, халыклар яши. Алар тарихи чыгышлары, яшәү урынна­ры белән дә, диннәре, гореф-гадәтләре, телләре, хәтта төсләре белән дә бер-берсеннән әллә каян аерылып торалар. Читтән караганда гына ул безгә бөтен зәнҗиләр дә (негрлар), бөтен кытайлар да йөзгә бертөсле булып күренә. Асылда исә аларның…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:12

Татарга җил каршы

Илдә да, Татарстанда да сәя­си хал катлауланганнан-катлау-лана бара. Атна саен, ай саен килеп туган үзгәрешләр бөтен планнарны бутап ташлый. Бү­ген кылган гамәлләр иртәгә ярамый. Билгесезлек, аңлашыл­маучылык, ике ут арасында яшәү - кыю адымнар ясарга ирек бирми. Бүгенге көндә Со­юз бар да, юк та, Татарстанның суверенлыгы бар да, юк та: без…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:11

Нәрсә көтә безне?

Без бөек тә, шул ук ва­кытта сәер дә бер илдә яшибез. Күпне күргән бу җәмгыятьтә иртәгә ниләр буласын беркем дә белми. Беанең «гуманлы» җәмгы­ятьтә бала — кешегә, аз санлы халык — халыкка, автономияле   республика­лар   дәүләткә саналмый. Без теләсә кайсы көннне ач-ялангач калырга мөмкин. Теләсә кайсы вакытта дәү­ләт перевороты булуы их­тимал.…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:09

Мактанышмыйк әле, егетләр!

(Конгресс уңаеннан милләттәшләремә  кайбер фикерләрем)  Без өйрәтергә, киңәшләр бирергә дөресрәге, акыл сатарга яратабыз. Үзебезгә дә такы-токы гына акылны, юк-бар фикер­не, телдән-телгә, китаптан-китапка йөреп шомарып беткән, бәясе өч тиенлеккә әйләнгән сүзләребез­не алтын бәясенә сатарга тырыша­быз. Баксаң, ул сүзләрнең барысы да күптән инде мәгълүм, кат-кат тукымасаң да, аларны һәрберебез бик яхшы белә.…
Чәршәмбе, 12 Ноябрь 2014 23:06

Бар ул бездә шәфкатьлелек!

Бер генә фонд та рәхәт тормыштан,  муллыктан тө­зелми,   фәкать юклыктан, җитешмәүчелектән генә, башка чара калмаганлыктан гына оешырга мәҗбүр була. В. И. Ленин исемендәге Совет балалар фондының Та­тарстан бүлеге дә әнә шул шартларда моннан нәкъ ике ел элек барлыкка килде. Әлегә кадәр балалар йортларын­да эшләр әйтеп бетергесез начар, анда тәрбияләнүче­ләрнең бүгенгесе…
Страница 1 из 2
   
© Роберт Миңнуллин